Нью-Йоркта Сабантуй |
|
|
Бик озак хем туземсезлек белэн котелгэн Нью-Йорк сабан туйы да бик кунелле хем шатлыклы хислэр белэн тулган бэйрем булып утеп тэ китте. Татарларнын ин борынгы бэйрэмнэре (анын турында маглуматлер беренче-икенче гасырга тоташалар) хезерге коннерде ботен донья кулеменде уза. Анда имчек балалы ата-аналар белен, яшь усмерлер, чибер кызлар, молаем кунелле хатыннар, типсе тимер озерлек ир-егетлер, этилэр хем бабай-картэнилэр килеп, елга бер мертебе булса да бер-берсе белэн курешеп, сузлере бетерлек булмаган аш-табын артында энгамалар, уеын-узыш колкелере арасында бик тиз уте торган июнь уртасынын озын конен сизми де уткен вакыт агымында уздыралар. Нью-Йорктагы сабан-туйы да накъ шундый булды. Ул шехернен бик зур хем матур Д. Эйзенхауэр исемле паркында узды. Ике йозден артык татар арасында торле яшьтеге кешелер булды, белки яшьлер бу юлы куберек те булган кебек иде. Алар арасында Казаннан, Чаллыдан хем башка шехерлерден килген яшь студентларны да очратырга була иде. Димек, татар халкы халыкара аренага кыю ревеште чыгып Американы да бик кызу темплары белен узлештере башлады диярге бик те урын бар. Минем очен шул очрашуларда бик куп кене татар галимлере анда булуы бик те тэ'сирлэде. Мене ирле-хатынлы профессорлар Сурая хем Равил Гайнуллиннар, яшь фэн докторы Азат Бедретдинов, Гарвард университеты профессоры донья кулем атаклы Рэшид Сюняев улы Шамиль Сюняев, монда килеп унышка ирешкен ирле-хатынлы врачлар Наиль хем Милэушэ Багаутдиновлар, тагын берниче магистерлар (безнекече фэннэр кандидатлары), хичшиксез мондагы татарларнын башка миллэтлер белен чагыштырганда алдынгы халыклардан икенлеген туп-туры исбатлый торган делиллэр булып торалар. Бейрем башка еллардагы кебек 1927 елда тозелген Америка Татарлар Берлешмесе тарафыннан оеыштырылды. Паркнын матур агачлар арасында махсус ревеште бирелген урында озын-озын матур кызыл материя белен ябылган остеллер, шашлык хем ит кыздыру ясалмалары, чэй-кофе пешергечлер барысы да жыенган халыкка ашап-эчеп кунел ачырга жинеллек тудырдылар. Дорес, авыл сабан-туйларындагы кебек монда ат чабышлары булмады булмауын. Элегэ мондагы татар халкы ат учертеп чаба торган айгырлар устере алмый. Аларга вакыт кирек. Эмме, кулдан килген традицион ярышлар да бик кызык уздылар. Барлык кеше диярлек катнашып яки тамаша кылып узенен кунелен тапты. Кая гына карамасан, татар кешелере уз халкынын тормышы, килечеге белен тулган энгэмэлер белен де машгуль булды. Минем уземе де яшьлер бик куп сораулар бирделер. Аларнын кубесе Русия язмышы, татар бейсезлеге белен бейленгеннер иделер. Димек, халык бейрем булуына карамастан узенен язмышы белен кызыксына. Бу бигрек тэ ометле хел. . |
|
|
Вил Мирзаянов (Принстон) |
|