Нью-Йоркта горур торкилэр парады |
|
Кичэ, ягъни 21 май конендэ, Нью-Йоркта бик зур торки халыклар парады булып утте. Айырым колонна белэн анда татарлар да катнашты. Бер унбишлэп кеше булды, кубесе яшьлэр. Олкеннерден мин хем Шэукэт, тагын сезгэ таныш сайтташыбыз Азат булдылар. Татарстан флагы да кутэрдек. Парад бик яхшы оеыштырылган иде. Анын очен Торкия хокумете вэкиллере монда килеп зур гына коч туккеннер. Парад Мэдисон Авеню дигэн узек урамнын 55 нче урам белэн кисешкен урыныннан башланып шул Мэдисон урамы буенча 47 урам га кэдер барды, аннан сон сулга борылып шул 47 урам буенча Даг Хаммершельд Плаза Отель диген бинага кэдерле (бер 1,5 -2 км) барып тукталды. Озлексез колонналар бер сэгатьтен артыгырак агылдылар. Шул кеэдерл матур киенген кешелер, музыкантлар, биючелэр, борынгы сугыш киемене киенгэн хем кулларына кылыч хем щит тоткан егетлер, барабаннар беруе хем матур торек маршлары берниче дистэ менлеп урам буйлап жыйылган тамашычыларны хайран калдырды дисэм, хич те кабартмам. Ул тамашычылар узлере бер гузел куренеш булды. Мин Нью-Йорк халкынын шулай торклерне жылы хислэр белэн каршылаганы бик тэ хислэндерде. Ул яшь тамашычылар, ул олкеннер, барысы да хуплаган авазлар белэн безне сэлэмлэделер. Ул анда булган купме корреспондентлар турында шулай ук эйтеп китми булмый, алар бер тукатусыз ин матур хем кызык колонналарны сурэткэ тошереп тордылар. Урамда шулай ук зур гына трибуна да бар иде. Анда, куресен, тореклернен зур эшлеклелере утыргандыр. Бер 50 леп булыр дыр. Куп кене тамашачыларны шул кедэрле матур тамашыны куреп кузлерене яшьлэр де килгенен курдем, аларга карап, минем дэ шул вакытта кунелем йомшаган кебек булды... Шул вакытта башка торле уйлар килэ, ин зурысы шул Америкага, безне санга сугып узенен ин узек урамнарын безге, инде менэ ничэ гасырлар коллыкта яфа чигуебез белэн интеккен кешелерге, уз-узебезне кеше итеп хис итэргэ, узебезне де башка миллэтлэр белэн рэттэн тигез итеп хис иту шартлары белэн тэмин итуге рехметле хислер белен тулдыра. Шулай ук минем башка сораулар да килеп берделер. Мене шундый торки халыклар парадын сабан туй коннеренде Мэскэунен Тверская урамында оеыштырып булыр идеме икен? Кызганыч, жавабы кон кебек ачык: бу куз алдына киле алмаган хиял, фантазия гын шул. Андый парадны ай-хай оеыштырып булыр идеме икэн шул ук Казан урамнарында да?
Бик фотосуретлер тошерелде, эммэ сайтта аларны урнаштырып булмагач, аларны шул Америка татарлары сайтынннан карарга булыргадыр. Кызлар урнаштырырга вэгъдэ иттелер.
Арабызда ин чибэр ин яшь татар кызы турында да махсус эйтеп китми булмый. Ана хэзергэ 5 ай хем ул узенен Татарстан флагы белэн бизэлэгэн коляскасында бардып барлык халыкны шатландырды. |
|
|
Вил Мирзаянов (Принстон) |
|